Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Динә Гарипованың шәхси әйберләрен Милли музейга куйганнар
Татарстан Милли музеенда «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмә эшли.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос» проекты җиңүчесе, җырчы Динә Гарипованың шәхси әйберләре Татарстан Республикасының Милли музеенда урын алган. Биредә «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмәгә ачылды. Бу хакта Динә Гарипова үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
Күргәзмә республикабыз тарихын һәм аның үсешен күренекле вакыйгалар һәм кешеләр язмышлары аша күрсәтә. Биредә мөһим дата — ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган экспонатлар да бар.
«Әлеге күргәзмәгә бик күп танылган кешеләрнең шәхси әйберләре куелган. Шулар арасында минем беренче тапкыр „Голос“ проектында чыгыш ясаганда кигән күлмәгем дә бар. Проектта җиңгән өчен тапшырылган сертификат белән уникаль статуэтка да экспозициягә куелды. Алар барысы да оригинал», — дип яза Динә Гарипова.
«Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» күргәзмәсе 30 августта ачылды. Күргәзмәдә республика тарихы хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Экспозиция якынча 4 мең кв. м. мәйданны били. Ул 2022 ел ахырына кадәр эшләячәк.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Dина Гарипова (@dinagaripova)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз