news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Гарипова: "Конфедерацияләр кубогына җирәбә салуның туган якларда үтүе аеруча күңелле"

Җырчы кыз Казанда 26 ноябрьдә 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасына әзерлеге турында тәэсирләре белән бүлеште.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Беренче сезон «Голос» телевизион шоу җиңүчесе Динә Гарипова 2017 елда узачак Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасында кунаклар гаҗәеп тамаша күрәчәк, дип җиткерә. Бу хакта ФИФА рәсми сайты хәбәр итә.

«Шушындый вакыйганың туган якларда үтүе минем өчен дә куанычлы һәм дулкынландыргыч, – дип билгеләп үтте Динә Гарипова. – Татарстан кунакчыллыгы белән данлыклы, һәм мин ышанам, барлык илләрдән килгән кунаклар үзләрен өйләрендәге кебек хис итәчәк. Мин бик гаҗәеп зур вакыйга буласына ышанам».

news_right_1
news_right_2
news_bot