Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Динә Гарипова "Хәерле иртә, нәниләр!" тапшыруында төште
Җырчы балачак хыялының чынга ашуын билгеләп үтте.
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова "Хәерле иртә, нәниләр!" тапшыруында катнашты.
Билгеләп үтик, "Тыныч йокы, нәниләр!" легендар тапшыруы 2016 елның 1 сентябреннән “Карусель” телеканалында балаларны йоклатып кына калмый, "Хәерле иртә, нәниләр!" тапшыруы ярдәмендә уята да. Филя, Степашка, Каркуша һәм Мура янына кунакка студиягә спорт һәм кино "йолдызлары”, танылган җырчылар, биючеләр һ.б. шәхесләр килә. Кунакларның берсе Динә Гарипова булды.
Үз кичерешләре белән ул Instagram дагы язылучылары белән бүлеште: “Балачак хыялым чынга ашты. Мин Хрюша белән таныштым. Безнең очрашу ТР Хөкүмәт йортында төшерелгән @karuseltv каналының #сдобрымутроммалыши тапшыруында узды. Тапшыру кайчан күрсәтеләсен белмим. Әңгәмә бик кызыклы килеп чыкты! Яхшы кунак иткәннәре өчен Хрюша һәм Антонга рәхмәт!" – дип хәбәр итте Динә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Хрюшага кунакка тагын ике ватандашыбыз – Екатерина Скулкина һәм Ләйсән Үтәшева килгән иде. Үз хисләре турында Comedy Woman шоу катнашучысы һәм теш табибы Екатерина шулай ук Instagram челтәренә язды: "Хәерле иртә, сабыйлар һәм зур балалар! Шәп фикер – күп буын балаларының геройлары яңа тапшыру алып бара! Хрюша @Hrusha_klass белән әйдәп баручы @Zorkin искиткеч!"
Ләйсән Үтәшева Хрюша белән аралашу балачак дөньясына кабат чумарга мөмкинлек бирде дип билгеләде. "Мин яңадан кечкенә! Кечкенә генә Лясенька хыялы тормышка ашты”.
Шунысын да әйтергә кирәк, Сергей Шнуров, үз балачагын искә төшереп, “Хәерле иртә, нәниләр!” тапшыруна бүләккә җыр язып биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз