news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин галиме Закир Шәрипов җиһад төшенчәсенә аңлатма бирде

Ислам белгече сүзләренчә, төп миссия Аллаһы Тәгаләгә табынырга чакырудан гыйбарәт.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов җиһад төшенчәсенә аңлатма бирде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ислам дошманнары: гаепне кемгә сылтарга” дигән лекториясеннән соң сөйләде.

"Җиһад - дингә табынучының үзен Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган гамәлләр кылып, энергиясен түгеп, тырыш хезмәт куюы. Бу тырышлык ваҗиб (мәҗбүри) һәм мөстәхәб (булуы яхшы) гамәлләр кылуда, тыелган (хәрәм) һәм кирәк булмаганнарыннан (мәкъруһ) тыелу", - дип аңлатты ул.

Дин галиме әйтүенчә, мондый төр җиһадны "рухи җиһад" дип тә атыйлар. "Бу үз-үзең, үзеңнең гөнаһлы теләкләреңә каршы җиһад", - дип аңлатты Закир Шәрипов.

Дин галиме әйтүенчә, безнең илдә яшәүче кешеләрнең канында көрәш дигән фикер бар. “Бу – Совет чорыннан калган көрәш: безне партия өчен, дошман өчен көрәшергә өйрәттеләр. Һәм ул бездә тамыр җәйде”, - диде Закир Шәрипов.

Ислам белгече ислам диненә дә “көрәшү өчен” килүчеләр барлыгын искәртте. “Безне кысалар, кимсетәләр, безгә начар. Без, мөселманнар, нәрсәдер эшләргә тиеш дип әйтүчеләр бар”, - дип сөйләде ул.

“Җиһадны кулына корал тоткан килеш сугыш алып бару дип күз алдына китерәләр. Шуңа күрә кайберәүләр исламны көрәшү дип кабул итеп, ялгыш фикерли башлый. Төп миссия – Аллаһы Тәгаләгә табынырга чакыру”, - диде Закир Шәрипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100