news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дин эшлеклеләре һәм галимнәр Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды

Башкала кунаклары Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле мәгърифәтче рухына дога кылды.

Дин эшлеклеләре һәм галимнәр Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында халыкара фәнни-гамәли конференция кунаклары - дин эшлеклеләре һәм галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды. Башкала кунаклары күренекле мәгърифәтче рухына дога кылды. Дини чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

2018 елның 16 гыйнварында мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булды. Агымдагы ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Мәрҗани елы, дип игълан ителде. “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара конференция шул уңайдан оештырылды.

Конференция кунаклары арасында Якын Көнчыгыштагы Иордания Гарәп дәүләтеннән Мәгариф министрлыгы вәкиле галим Лүай Хәлили дә бар иде. Шиһабетдин Мәрҗани язган мәкалә һәм китапларны анализлаган галим Лүай Хәлили үзенең тәрҗемәчесе ярдәмендә “Татар-информ” хәбәрчесенә уй-фикерләрен җиткерде. “Безнең Гарәп иле студентлары, тикшеренүчеләре һәм галимнәре арасында Шиһабетдин Мәрҗани билгеле шәхес”, - диде ул.

Конференциядә Ульяновск өлкәсеннән баш имам-ахун Илдар хаҗи Сафиуллин да катнаша. Шиһабетдин Мәрҗанине истә тотып, ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсендә башкарыласы эшләр турында да сөйләде. “Губернатор сатып алып биргән бинада ислам мәдәниятенең тарихи музее булачак. Танылган татар шәхесләре, галимнәребез турында экспонатларны шунда кую ниятебез бар. Шул экспозицияләрне күреп, монда килүчеләр татарларның зур тарихлы халык икәнен тагын да ныграк аңларлар иде”, - диде баш имам-ахун Илдар хаҗи Сафиуллин.

Соңыннан конференция кунаклары Мәрҗани мәчете комплексына экскурсиягә китте.

Конференция кунаклары арасында чит ил дин белгечләре һәм шәехләр, Россия дин әһелләре, Ставрополь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчеләре, Россия Дини җыены вәкиле, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, музей мөдирләре бар.

Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясый. ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимованың, Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы Гөлзада Мостафинаның чыгышлары көтелә.

Конференция "Мираж" кунакханәсендә 14.00 сәгатьтә башланды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot