Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дин эшләре турындагы яңартылган нигезләмәдә дини йолалар бүлеге камилләштерелгән
Документта гает намазларын уздыру кагыйдәләре һәм корбан малына карата булган таләпләр язылган.
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә”дә дини йолалар бүлеге камилләштерелгән. Бу хакта яңа нигезләмәдә язылган.
Яңартылган документта гает намазларын уздыру кагыйдәләре һәм корбан малына карата булган таләпләр ачык язылган.
Мәет күмү йолалары турында бүлек камилләштерелгән, ул үз эченә мәет юу, кәфенләү, җеназа намазы уку, күмү һәм зиярәт кылу кагыйдәләрен алган.
Шул ук бүлектә өчесе, җидесе, кырыгы, елы уңаеннан үткәрелә торган традицион искә алу мәҗлесләренә карата ТР мөселманнары Диния нәзарәте карашы җиткерелгән.
Гыйбадәт кылучы мөселманнар өчен ураза тоту бүлегендә фидия һәм фитыр сәдакасы бирү өчен нисабны исәпләү шартлары билгеләнелгән, шулай ук уразаны бозучы гамәлләр исемлегенә ачыклык кертелгән.
Нигезләмәдә яңа йортка күчкәч, Коръән мәҗлесе үткәрү, зәкят бирү тәртипләре, хаҗ кылу формалары һәм этаплары һ.б. йолалар турында тәфсилләп язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз