news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дин эшләре турындагы нигезләмәдә җомга намазы үткәрүнең ике варианты тәкъдим ителә

Җомга намазын кайсы вариант буенча үткәрүне имам-хатыйб мәхәллә халкы белән килештерергә тиеш.

Дин эшләре турындагы нигезләмәдә җомга намазы үткәрүнең ике варианты тәкъдим ителә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Дин эшләре буенча “Гыйбадәт кылулар турындагы Нигезләмә”дә җомга намазын үткәрүнең ике варианты күрсәтелә. Бу хакта Нигезләмәдә язылган.

Документта язылганча, имам һәм мәчет мәхәлләләре җомга намазын Нигезләмәдә күрсәтелгән ике вариантның берсе буенча үткәрә ала.

Беренче очракта вәгазь җомга намазы җиткәнче, икенчесендә – хөтбәдән соң укыла.

Нигезләмәдә шулай ук җомга вәгазенең структасы да урын алган. Ул татар телендә укылырга тиеш. Хөтбә - гарәп телендә һәм бик озын булмаска тиеш.

Җомга намазын кайсы вариант буенча үткәрүне имам-хатыйб мәхәллә халкы белән килештерергә тиеш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot