news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дин әһелләре Новосибирск каласына халыкара конференциягә җыела
Конференциядә якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар көтелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). 21-22 сентябрь көннәрендә Новосибирскида "Интеллектуаль ислам- Россиянең рухи куркынычсызлыгын һәм этноконфессиональ диалогны булдыруда традицион диннәрнең рухи кыйммәтләре роле" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Новосибирск каласының Җәмигъ мәчете матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә Россия төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар көтелә.
Аерым алганда, чарага Ислам фәннәре Халыкара университеты профессоры шейх Абдурраззак Абдуррахман Ас'ад Асса'ди (Иордания, Амман), Дагыстан Республикасы һәм Тау-территориаль округы мөфтиенең вәкаләтле вәкиле Махди Хаджи Абидов, Дагыстанның Чарадин районы имамы Әхмәд Габдрәшитов чакырулы.
Конференциянең пленар утырышы Новосибирскның мэриясе бинасында узачак. Утырыштан соң дин әһелләрен халык белән очрашу көтә.
22 сентябрьдә исә конференция үткәрү ниятләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot