Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Валиулла хәзрәт Якуповны искә алачак
Чараны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештыра.
(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). 19 июльдә танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу була. Күренекле дин әһеленең каберен зиарат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнашачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештыра. Искә алу чарасы Татарста мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сүзләре белән башланып китәчәк. Килүчеләр Валиулла хәзрәтнең дин үсешенә һәм милли-дини мирасны өйрәнүгә керткән өлешенә бәйле фикерләре белән, истәлекләре белән бүлешәчәк.
Чыгышлардан соң Коръән аятьләре укылып, дога кылыначак.
Мәгълүм булганча, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булды. Һәр елны бу көнне Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, укучылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында аны искә алу чаралары уздырыла, догалар укыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз