news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин әһелләре Казанда конференциядә Россиядәге вакф өлкәсендәге проблемаларны барлады

“Россиядә вакфны көйли алырлык теләсә нинди закон акты да җитә”, - дип белдерде Ислам үсеш банкы вәкиле.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда дин әһелләре Россиядә вакф перспективалары турында сөйләште. "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук, чит илләрдән дә вәкилләр катнашты. Вакф мәсьәләсенә карата һәркайсы үз фикерен җиткерде, алар Россиядә вакф милкен федераль дәрәҗәдә законлаштыру кирәк дигән фикерне алга сөрде.

Конференциядә катнашучыларга икътисадның төрле тармакларында, шул исәптән медицинада вакфлар, вакф милке буенча суд эшләре, вакф проектларын финанслауның өстенлекле юнәлешләре, аларга инвестицияләр кертү алымнары турында сөйләделәр.

“Казан ислам дөньясының төньяк башкаласы булып санала. Бай татар дини мирасы, куәтле дини традицияләр, республика җитәкчелегенең акыллы милли сәясәте һәм Диния нәзарәтенең үз инициативалары нәтиҗәсендә, Татарстан Россиянең үрнәк төбәге санала. Биредә ислам үсеш ала, шул исәптән, вакф мәсьәләсендә дә алга китеш күзәтелә”, - дип белдерде Татарстан мөфтие урынбасары,"ТР Вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Ул пленар утырышта ясаган чыгышында, бүген Россиядә ислам дини берләшмәләрен финанслауның төп чыганагы булып физик һәм юридик затлардан кергән сәдака, хәер торуын билгеләп узды. Ә элек аларның вакф хисабына яшәгәнен шәрехләде. Мансур хәзрәт әйтүенчә, вафкларны законлаштыру ислам өммәте үсеше өчен генә импульс биреп калмаячак, ә бөтен Россия икътисады өчен этәргеч бирәчәк. “Россиядә мөселманнар вакфның асылын аңлап бетерми. Вакф милке дини оешмалар мөлкәтенә бирелми, бары тик аннан кергән керем генә алар мәнфәгатьләрендә файдаланыла ала. Закон нигезендә булдырылган вакф дини оешмаларга һәм нәшриятларга ярдәм итеп кенә калмаячак, кече һәм урта бизнеска ярдәм дә күрсәтәчәк. Бездә буш торучы җир һәм биналар, фермалар бар. Корбан бәйрәме өчен без һаман сарык сатып алабыз, Казанда гына да 10-15 мең сарык кирәк. Нигә әле буш торучы җир, фермаларны, мал чалу урыннарын эшмәкәрләргә бирмәскә?” - ди ул. Арендага бина, җир, техника, күчемсез милек бирү рәвешендәге ярдәм күздә тотылуын әйтте.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов вакф мөлкәте турында федераль дәрәҗәдәге закон гына Россиядә вакф институты үсешенә ышаныч уята ала, дип саный. Закон кабул итү Россиядә бар җирдә дә вакф милке таралышына этәргеч бирәчәк, ди ул. Мөфти урынбасары чыгышында Татарстанда вакф барлыкка килү тарихына да тукталды. Вакф милкен законлаштыру буенча беренче адымнарның республикада 1992 елда ясалуын белдерде. Минтимер Шәймиев фәрманы белән Вакфны оештыру мәсьәләләрен өйрәнү буенча комиссия булдырылганын билгеләп узды. “Вөҗдан һәм дини оешмалар турындагы” республика законына вакф милке турында положение кертелә. Әмма берникадәр вакыттан Россия Федерациясе Конституция суды бу законны федераль закон белән тәңгәлләштерергә кушты. Республика законына төзәтмәләр кертелде, әмма вакф милке турында положение барыбер сакланып калды”, - диде ул.

Бәһрәйндәге Югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи Ислам үсеш банкының күчемсез милек өлкәсендә финанслау фондын булдырганын, аның күчемсез милекнең нәтиҗәле кулланылышын кайгырту максатын күздә тотуын әйтте. Ул Бәһрәйн Корольлегендә Шәригать судының вакф милке буенча эшләрне ничек каравы турында сөйләде.

Ислам үсеш банкы Россия, шул исәптән Татарстан проектларына инвестицияләр кертү белән кызыксына, дип белдерде Ислам үсеш банкының Ислам финанс хезмәтләре департаментының вакф милкенә инвестицияләр кертү бүлеге белгече Мөхәммәд Сәлам. Әмма, аның сүзләренчә, Россия дәүләтенең закон шартлары бу юнәлештә тулы канлы хезмәттәшлек алып барырга мөмкинлек бирми. Белгеч фикеренчә, система эшләсен өчен, вакф турында махсус закон булдыру мәҗбүри түгел – вакф һәм хәйрия белән идарә итә алырлык теләсә нинди закон акты да җитә, ди ул.

Болгар ислам академиясе профессоры Исмаил Бүлбүл дөньяда вакф практикасын беренче булып Мөхәммәд пәйгамбәр куллануын билгеләп узды. Пәйгамбәребез Мәдинәдә мәчет төзеп, аны мөселманнарга тапшырган. “Вакф системасы булуы илдә тынычлык һәм иминлекне күрсәтә”, - дип белдерде.

Бәһрәйндә медицина үзәге административ директоры Али Әл-Саиди вакф милке буларак хастаханәләр төзелеше турында сөйләде. “Элек-электән табиблар әзерли торган урыннар һәркайда төзелеп килгән. Бүгенге көндә дә мөселманнар моңа игътибар юнәлтә. Кайбер илләрдә бу традициягә әйләнгән. Бәһрәйндә моңа зур игътибар юнәлдерелә”, - диде.

Конференциядә Оренбург, Башкортстан, Самарада вакф үзенчәлекләре турында да докладлар булды.

Искәртеп үтик, вакф дигәндә, хәйрия яки дини максатлар өчен тапшырыла һәм салым түләнми торган милек күздә тотыла. Революциягә кадәр Россиядә дини оешмалар вакф хисабына яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100