news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк

"Без милли тормышыбызны, динебезне бергә үреп барган очракта гына халкыбызның язмышы, киләчәге турында сүз йөртә алабыз”, - диде Данис Шакиров.

Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 16 июльдә “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Изге Болгар җыенында Дин әһелләре форумында татар теле мәсьәләсе күтәреләчәге турында әйтелде.

“Әлбәттә, бу мәсьәлә Дин әһелләре форумында күтәреләчәк. Без секция утырышларына  Ш.Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан үткәрелеп килүче чаралар рәтенә Дин әһелләре форумын юкка гына кертмәдек. Иң беренче чиратта, безнең бөек мәгърифәтчебез, дин әһеле, фикер иясе үзенең хезмәтләрендә әлеге мәсьәләне яктырткан”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Данис Шакиров.

Шулай ук аерым дискуссион мәйданчыкларда да тел буенча фикер алышулар булачак. Ул гомум резолюциядә дә чагылышын табачак. “Бу форумны юкка гына милли тормыш һәм дин дип атамадык. Без милли тормышыбызны, динебезне бергә үреп барган очракта гына халкыбызның язмышы, киләчәге турында сүз йөртә алабыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100