news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин белгече: Россия империясендә Ислам дине авылда гына булган дигән фикер — ялгыш

«Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәптә Кырымнан килгән катнашучы Руслан Мамедов әйтүенчә, Россия империясендә шәһәрдә яшәгән югары статуслы кешеләр үзләрен Ислам тарафдары дип санаган.

Дин белгече: Россия империясендә Ислам дине авылда гына булган дигән фикер — ялгыш
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россиядә ислам мәдәниятен өйрәнүче, «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәптә Кырымнан килгән катнашучы Руслан Мамедов империя чорында Ислам дине авылда гына булган дигән фикернең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

«Россия империясе заманында Ислам дине шәһәрләрдә түгел, ә бары тик мөселманнар яшәгән татар авылларында гына булган, дигән ялгыш фикер бар. Чынлыкта, бу алай түгел. Шәһәрдә яшәгән югары статуслы кешеләр дә үзләрен Ислам тарафдары дип санаган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, империя вакытында диннең шәһәрләрдә дә булуын «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» җәйге мәктәбендә күрергә мөмкин. «Монда шәһәрләрдәге мәчетләрнең, намазларның, гомумән, Исламның нинди булуын күрергә, динебез тарихы белән танышырга була», — диде Руслан Мамедов.

  • Бүген Милли китапханәдә «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәп ачылды. Анда барлыгы егермегә якын кеше катнаша. Чара «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән башланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100