news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин белгече ислам динендә булмаган ата-ананы никахка чакыруны кирәк дип саный

Алар башка дин кешеләре булса да, без исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш, дигән фикердә ул.

Дин белгече ислам динендә булмаган ата-ананы никахка чакыруны кирәк дип саный
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов никахлашучыларның ата-аналары ислам динендә булмаса да, аларны никахка чакыруны тиеш дип саный. Бу хакта ул “Шәригать эзләре буенча” дигән лекториясендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Никах мәҗлесенә ата-ананы чакыру кирәк. Аларның нинди дин тотуларына карамастан, бу – фарыз. Мөселман реалияләрендә мондый хәлләр еш күзәтелә. Ата-анага битараф карарга ярамый, ул зур проблема тудыра. Алар башка дин кешеләре булса да, без исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш”, - диде ул.

“Аңлашыла, мөселман булмаган ата-аналар никахка каршы чыгарга мөмкин. Ата-ананың исламга карата тискәре фикердә калуы ихтимал. Әмма аларны кире кагарга ярамый. Ата-ана никах турында белергә тиеш һәм хокуклы да”, - диде Закир Шәрипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100