Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды
Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узды. Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 13 ел тула. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәдән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосырово бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелды, Коръән укып, аның рухына дога кылды.
Аннары Апанай мәдрәсәсе бинасында Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышланган чараның икенче өлеше узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Россиядә совет чорында Ислам: фидакарь шәхесләр» темасы буенча фикер алышты. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында үтте. Аның эшендә дин әһелләре, остазлар, мөгаллимнәр, шулай ук төрле иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә совет чорында илебездә ислам динен саклаган һәм халыкка тәрбия бирә алган фидакарь шәхесләр, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. «Алар рәсми имамнар булмасалар да, үзләрендә булган белемнәрне балаларына һәм теләгән һәр кешегә җиткерә алганнар. Шундый шәхесләр аркасында ислам дине традицияләре сакланды. Әлеге шәхесләр безгә үрнәк булып тора, алар авыр шартта яшәсәләр дә, динне тота алганнар», – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт Сабиров.
Мисал өчен, шундый фидакарь шәхесләрнең берсе – Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975), ул Башкортстан Республикасы Туймазы районы Нарыш авылында дини гаиләдә дөньяга килгән. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына чаклы катнашкан: алгы сызыкта, ут эчендә йөргән, ике тапкыр яраланган, ике тапкыр контузия алган. Исмәгыйль хәзрәт җәмәгать мәҗлесләренә һәрвакыт чакырулы булган, мәчеттә вәгазь сөйләгәндә дә динне тәфсилләп аңлаткан. Коръән китабының кайсы битен ачып укыса да, шунда ук тәфсир-тәрҗемәсен сөйләп-аңлатып бирә алган. Авыр елларда хак динебезне саклап калуда үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм аксакал ул.
Әлеге чарада шулак ук Хөснетдин улы Зыятдин мулла (ул Пермьдә яшәп дини вазифаларны башкарган), Нурислам Сабиров гаиләсе (ул 1970нче елларда заводта эшләп тә җомга намазларын калдырмый һәм балаларына да дини тәрбия бирә) турында да сөйләделәр.
Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында «Совет чорында ислам» фильмы тәкъдим ителде.
- Вәлиуллы хәзрәт Якупов 1963нче елның 4нче сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987нче елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм инженер химик-технолог белгечлеге буенча диплом ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.
- 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдә китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастырып чыгаруы белән таныла. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналларының, еллык «Мөселман календаре»ның шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
- 1998 елда Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары – вакыфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда Татарстан мөселманнары корылтаенда әлеге вазифага кабат сайлана. Вәлиулла хәзрәт Якупов – Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.
- 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз