Димтамаклы көмешкә куып сатып баерга теләгән
Ярты литр спиртлы эчемлек өчен хатын 120 сум таларга ниятләгән
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Ютазы районындагы Димтамак авылы кешесенең “идән астыннан” үзкуган сатуы буенча чираттагы нокта ачыкланды.
Участок полицейскийларына контроль сатып алу вакытында әлеге авылда яшәүченең көмешкәсен кулга төшерергә мөмкин булган. Ярты литр спиртлы эчемлек өчен хатын 120 сум табыш алырга ниятләгән. Хәзер уңышсыз эшкуарның үзенә штраф түләү өчен янчыгын кармарга туры киләчәк, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” басмасы.