news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта Тукай исемендәге мәктәптә хәләл туклану оештырылган

Димитровградта Тукай исемендәге мәктәптә хәләл туклану оештырылган
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татар мәктәбе» дигән язма чыкты.

2004 елның 1 сентябрендә Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге карары белән Димитровград шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачылды.

Хәзерге вакытта бу мәктәптә 300гә якын бала укый. Алар татар теле һәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Биредә класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия чаралары үзебезнең ана телебездә үткәрелә. Мәктәпне тәмамлаучы барлык егетләр һәм кызлар да БДИны югары балларга тапшырып, Мәскәү, Казан, Самара, Ульяновск югары уку йортларына керәләр.

Милли мәгариф учагында ел саен «Сәгыйров укулары» фәнни-практик конференциясе, төрле конкурслар һәм фестивальләр оештырыла. Сәләтле укучылар ана теле буенча шәһәр, өлкә, төбәк һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, һәрвакыт беренче урыннар алып кайталар.

Шунысы да игътибарга лаек: ата-аналарның үтенечен исәпкә алып, мәктәптә балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру оештырылган.

Мәктәп коллективы өлкә һәм шәһәр татар автономияләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәгариф министрлыгы, «Өмет» газетасы редакциясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100