news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровградта татарча көрәш турниры узачак

5–6 мартта Ульян Димитровград шәһәрендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган татарча көрәш буенча Идел буе шәһәрләре арасында ачык турнир узачак

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Агымдагы елның 5–6 март көннәрендә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган татарча көрәш буенча Идел буе шәһәрләре арасында ачык турнир узачак. Аны Ульян өлкәсе физкультура һәм спорт Департаменты, өлкәнең мәгариф министрлыгы, Димитровград шәһәренең физкультура һәм спорт комитеты, Ульян өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе оештыра. Быел мондый турнир Димитровградта унынчы тапкыр.
5 март көрәшчеләрнең килү, 6 март ярыш көне. Ярышка 1992, 1993 елларда туган яшүсмерләр һәм яшьләре 18 дән узган өлкәннәр кертеләчәк. Алар 60 кг., 70 кг., 85 кг., 100 кг., һәм 100 кг. нан югары үлчәүдә көч сынашачаклар.
Әлеге турнирның идея авторы, җан атып йөрүчесе, оештыручысы Чүпрәле, Тәтеш, Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе районы, Димитровград, Тольятти, Самара, Саратов шәһәре Сабантуйлары батыры. Ул Россия күләмендә милли көрәш чемпионатында ике кат, икенче, бер тапкыр өченче урын алган мәйдан батыры Димитровградтагы “Альянс” спорт оешмасы президенты, Ульян өлкәсе Татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Җаббаров.


news_right_1
news_right_2
news_bot