news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровградта татар мәктәбен ремонтлаячаклар

Ульяновск өлкәсе губернаторы Димитровградта Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәпне ремонтлау мәсьәләсен карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Техник тикшерү фасадның һәм идәннең канәгатьләнерлек булмавын күрсәтте. Җиһазларны ремонтлау һәм сатып алу быел өлкәнең берләштерелгән бюджетыннан 24 млн сумнан артык исәбенә башкарылачак.

Губернатор Димитровград администрациясенә эшләрнең сыйфатын һәм вакытын тикшерүгә ата-аналар контролен nоташтырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot