news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта Татар мәдәнияте һәм татар теле көне узды

3 декабрьдә Димитровград шәһәренең «Восход» Мәдәният һәм ял үзәгендә зур бәйрәм - Татар мәдәнияте һәм татар теле көне узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күпмилләтле Димитровград шәһәрендә татарлар – сан ягыннан икенче урындагы милләт. Каланың Татар милли-мәдәни автономиясе үз халкының туган телен, йола һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш башкара.

Татар милли-мәдәни автономиясе ел саен үзара аралашу, бер-берсенең мәдәнияте һәм йолалары белән яхшырак танышу, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен төрле милләт вәкилләрен җыя.

Чарада милли-мәдәни автономиянең мактаулы һәм актив әгъзаларын хөрмәтләделәр. Мәдәният йорты фойесында татар халык-гамәли иҗаты күргәзмәсе оештырылды.

Концерт программасында Димитровград шәһәренең 1нче Балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрнең лауреатлары чыгыш ясады. Алар татар, рус, мордва, чуваш халык җырларын һәм биюләрен башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100