Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Димитровградта «Сембер карлыгачлары» татар җыры өлкә фестивале булды
Димитровградта Татар мәдәнияте үзәгендә «Сембер карлыгачлары» татар җыры өлкә фестивале булды. Чарада Ульяновск һәм өлкә җырчылары һәм ансамбльләре катнашты. Конкурс «Татар халык җыры» Һәм «Хәзерге композиторларның татар җыры» вокал коллективлары һәм ялгыз башкаручылар арасында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәламләү сүзе белән Милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге мөдире Светлана Ковшенина чыгыш ясады.
Фестиваль-конкурс ел саен түбәндәге максатларда үткәрелә:
- үсеп килүче яшь буынның культурасын формалаштыру һәм күтәрү, балалар һәм яшьләр иҗатын үстерү өчен шартлар тудыру;
- татар мәдәниятенең уникаль милли байлыгын саклап калу һәм популярлаштыру;
- үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүдә татар халык җырларының әһәмиятен күтәрү;
- халыкны милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү;
- үз халкыңның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Конкурста Димитровград шәһәренең 1нче Балалар сәнгать мәктәбе «Музыкаль фольклор» бүлегендә укучылар катнашты.
Аделия Хөснулллина 1 дәрәҗә лауреат, Ясминә Неволина 3 дәрәҗә лауреат, «Сандугачлар» татар җыры ансамбле (кече төркем) 3 дәрәҗә лауреат булды.
Ансамбльнең җитәкчесе, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кочнева, концертмейстеры Виктор Сачнев, укытучысы Алия Абдулганиева. Җиңүчеләргә лауреат дипломнары һәм кубоклар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз