Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Димитровградта шәһәрнең Җәмигъ мәчетенең 130 еллык юбилеена багышланган бәйрәм узды
Димитровградта шәһәрнең Җәмигъ мәчетенең 130 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Димитровград татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете бүгенге көндә Димитровград татар-мөселманнарын берләштерүче, халыкка традицион ислам кыйммәтләрен җиткерүче үзәк булып тора. Күптән түгел генә 130 еллык мәчеттә капиталь ремонт ясалган. Биредә дин дәресләре, татар теле курслары эшли, никах, балага исем кушу йолалары яңартыла, дини мәҗлесләр үткәрелә, мәетне соңгы юлга озату өчен мөмкинлекләр булдырылган. Мәхәллә халкы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп җибәрү, хәрби хәрәкәтләр зонасындагы якташларның гаиләләренә, картлар, инвалидлар йортларында яшәүчеләргә һәрдаим ярдәм күрсәтә.
Мәчетнең имам хатыйбы – милләт җанлы, иманлы милләттәшебез Ильяс хәзрәт Мөхетдинов. Ул дистә елдән артык шәһәр мөселманнарын берләштереп, хакимият органнары, юмарт эшмәкәрләр белән кулга кул тотынышып, дустанә мөнәсәбәттә мәчетне җитәкли.
Юбилей чарасында Ильяс хәзрәт Мөхетдинов мәчет эшчәнлеге, тарихы белән таныштырып үтте. Җәмигъ мәчетнең 130 еллык юбилее уңаеннан әлкә губернаторы Алексей Русскихның котлау сүзләрен аның урынбасары Александр Коробко җиткерде, диелә хәбәрдә.
Юбилей уңаеннан шулай ук мөхтәрәм кунаклар – өлкә Законнар чыгару җыелышы рәисе урынбасары Владимир Камеко, Россиянең Федерация Советы әгъзасы Айрат Гыйбатдинов, Димитровград шәһәре администрациясе башлыгы Сергей Сандрюков, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, өлкә Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов һ.б. котлауларын ирештергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз