news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровградта шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров истәлегенә мемориал такта куелачак

5 октябрьдә Димитровград шәһәренең Гвардейская урамында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортка мемориаль такта куялар. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Татар халкының күренекле улы —​ Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Филантроп халыкара премия лауреаты, Г.Кандалый, С.Урайский исемендәге әдәби бүләкләр иясе, легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылачак», диелә хәбәрдә.

Әлеге эшне Димитровград шәһәр татар​ милли-мәдәни автономиясе​ оештырган.

Тантана 13.00 сәгатьтә башлана.​

news_right_1
news_right_2
news_bot