news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровградта Сабантуй һәм Акатуй бәйрәмнәре онлайн форматында узачак

Бәйрәмнәр Димитровград Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәре һәм муниципалитетның рәсми сәхифәләрендә трансляцияләнәчәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Димитровградта татар һәм чуваш халкының милли бәйрәмнәре – Сабантуй һәм Акатуй - инде күптән гомумшәһәр күләмендә билгеләп үтелә. Алар, нинди милләттән һәм нинди дин тотуларына да карамастан, шәһәр халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән санала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар һәрвакытта да Шәһәр көне белән бергә үрелеп бара. Быел исә Ульяновск өлкәсенә күрше төбәкләр – Татарстан Республикасы һәм Чувашия - 100 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Шунлыктан әлеге традицион милли бәйрәмнәрне үткәрү үзенчәлекле төс алырга тиеш. Әмма коронавирус пандемиясе аларны киң колач белән билгеләп үтәргә комачаулады. Быелгы башка күп кенә чаралар кебек, Акатуй һәм Сабантуйны да онлайн-режимында үткәрергә туры киләчәк.

Бәйрәмнәр Димитровград Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәре һәм муниципалитетның рәсми сәхифәләрендә трансляцияләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot