Бөтендөнья татар конгрессы «Борец» көрәш клубы белән берлектә «Рамазан Кубогы» көрәш фестивале оештыра. Анда татар яшьләре катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
Чара 1 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә узачак. Турнирны Димитровград җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдинов дога кылып ачып җибәрәчәк.
Фестиваль Киокусинкай, Бокс, Тай бокс, Греплинг көрәше буенча ярышлар кагыйдәләренә яраштырылып үткәрелә. Барлыгы 4 төр программа булачак. 18 комплект бүләк уйнатыла, һәр комплектта 3 урын билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.