news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта «Нур» театры Данил Салихов әсәре буенча «Язмыш» спектаклен күрсәтте

Ульяновск шәһәренең Киндяковка мәдәният йортының «Нур» татар халык театры Димитровград шәһәре тамашачысына Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Язмыш» спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Нур» театрының җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова.

«Әфган сугышы юллары аша узучы солдат язмышын тасвирлаусы әсәр милләттәшләребезгә бик ошады. Җирле автономиясе әгъзасы, шагыйрә Гөлсинә Хәнәфи «Нур»лыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100