Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Димитровградта Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәп 20 еллыгын билгеләп үтте

Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Милләтебезнең киләчәген тәрбияләүче мәктәп» дигән язмасы чыкты.
«Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе коллективы милли мәгариф учагының 20 еллыгын билгеләп үтте. Юбилейга багышланган тантанада шәһәр Думасы һәм администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, өлкә һәм шәһәр татар автономиясе, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, укучылар һәм аларның ата-аналары, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар катнашты.
Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында Димитровград шәһәренең дистәгә якын мәктәбендә татар теле түгәрәкләре һәм факультативлары оештырыла. Аннары шушы мәктәпләрнең шактый өлеше ана телен аерым фән буларак укытуга күчә. Казан дәүләт педагогия институтын яңа гына тәмамлап кайтып, шәһәр мәгариф идарәсендә милли телләр буенча баш белгеч вазыйфасын үз өстенә алган Мөнирә Мәвлет кызы Джумаева әлеге изге эшләрнең чишмә башында тора.
1998 елда өлкәбездә беренчеләрдән булып барлыкка килгән Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачуны төп максат итеп куя. 2003 елда федераль Сабантуй бәйрәменең шәһәр стадионында гөрләп узуы һәм шәһәр мэрының татар автономиясе ярдәме белән губернатор булып сайланырга җыенуы әлеге мәсьәләне уңай хәл итүгә зур этәргеч бирә.
Шәһәр башлыгы җирле автономиянең биш еллык юбилеена багышланган бәйрәм алдыннан татар мәктәбе ачу өчен бина бирү һәм аның директоры итеп Мөнирә Джумаеваны билгеләү турында карарга кул куя. Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы бинаны капиталь ремонтлауда һәм шулай ук дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итүдә бик нык булышалар.
2004 елның 1 сентябрендә милли мәгариф учагы уку елын башлап җибәрә. Ул вакытта мәктәпкә барлыгы 118 бала килә. Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта биредә 308 укучы белем ала. 1 класска керергә теләүчеләрне конкурс буенча сайлап алалар. Ике дистә ел эчендә 22 нче мәктәпне өч йөздән артык егет-кыз тәмамлаган. Аларның күбесе бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара һәм Ульяновск вузларына укырга кергәннәр.
Яхшы даны еракларга таралган 22 нче мәктәптә төпле, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Татар теле һәм әдәбияты барлык классларда да атнасына ике сәгать аерым предмет буларак өйрәнелә. Ел саен Сабантуй һәм «Сөмбелә» бәйрәмнәре, «Умырзая» фестиваль-конкурсы, Гакыйль Сәгыйров укулары үткәрелә. Татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә, күренекле шәхесләренә багышланган музей эшләп килә.
Балалар мәктәп ашханәсендә хәләл ризыклар белән тукланалар. Малайлар һәм кызларның күпчелек өлеше «Ислам мәдәнияте нигезләре» түгәрәгенә һәм Җәмигъ мәчете каршындагы курсларга, җәйге лагерьга бик теләп йөриләр. Ә Мәләкәс сандугачы Сәлман Снагатуллин кебек сәләтле, талантлы балалар «Сандугачлар» ансамблендә, башка иҗат коллективларында актив катнаша.
Әлеге мәктәп укучылары татар теле буенча шәһәр, өлкә, төбәкара олимпиадалардан һәрвакыт призлы урыннар алып кайталар. Бу – үз эшенең чын остасы, милләтебез каһарманы Мөнирә Джумаева җитәкчелек иткән педагоглар коллективының фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсе. Мөнирә Мәүлет кызының укытучылар һәм ата-аналар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм автономия вәкилләре, эшмәкәрләр белән уртак тел табып эшләү осталыгы соклану тудыра, күпләр өчен үрнәк булып тора.
Димитровград шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков тантанада катнашучыларны сәламләп, юбиляр мәктәп коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм проектор юнәтү өчен сертификат тапшырды.
«Милли горурлык хисе булган ата-аналар үзләренең балаларын күршедә генә урнашкан мәктәпкә бирмичә, шәһәрнең төрле почмакларыннан монда йөртәләр. Чөнки аларда ана телен, татар халкының мәдәниятен һәм тарихын дәвамнарына өйрәтеп, киләчәк буыннарга тапшыру теләге көчле. Әлеге мәктәптә рус һәм татар телләрен, шулай ук чит телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган», - диде ул.
Ульяновск өлкәсенең «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемен бик тә лаеклы рәвештә йөртүче 22 нче мәктәпне милләтебезнең горурлыгы, йөзек кашы, терәге һәм ышанычы дип атады. Татар эшмәкәрләренең «Сембер» клубы мәктәпнең матди базасын ныгытуга үз өлешен кертү нияте белән бер класс кабинетында якын арада ремонт ясап, заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә булды, диде ул.
Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милләтебезгә тугрылыклы хезмәте өчен мәктәп директоры Мөнирә Джумаевага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мәктәп уңышлы гына эшләп килә, әмма бинага капиталь ремонт таләп ителә, шуңа күрә бу мәсьәләне өлкә Губернаторының милләтара мөнәсәбәтләр буенча советы утырышында күтәреп чыгарга җыенам, дип белдерде Рамис Сафин.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин тантана кунакларына Татарстан Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламен җиткерде. Күптән түгел татар конгрессы бу мәктәпкә компьютер классы бүләк иткән иде, ә бүген интерактив такта алып килдек, диде Разил әфәнде. Ул шулай ук милләтебез сагында торучы укытучыларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек белгече Әлфия Әхәтова 22 нче мәктәпнең Татарстанның күрше районнары мәктәпләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, әлеге милли мәгариф учагына министрлык тарафыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтелүе турында җиткерде. Менә бүген дә юбиляр мәктәпкә татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен күп әсбаплар китердек, диде Әлфия Гафиятулла кызы.
Димитровград татар автономиясе рәисе Марат Валиев белән Мәләкәс районы татарлары лидеры Азат Мидаров өлкәбездәге бердәнбер татар мәктәбенең ана телен саклап калып үстерү миссиясен уңышлы үтәве турында сөйләделәр.
Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдиновның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.
«Кызганычка, хәзерге ата-аналар, әби-бабайлар өйдә бала-оныклары белән үзебезчә, татарча сөйләшмиләр. Ә бу мәктәптә әдәби татар телен, сөйләм телен өйрәнү, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән танышу мөмкинлеге бар. Менә шушы мөмкинлектән файдаланып калырга теләүчеләр санының елдан-ел арта баруы шатландыра», - диде Ильяс хәзрәт һәм мәктәпкә проектор сатып алу өчен сертификат бүләк итте.
Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов моннан егерме ел элек мәктәп ачу эшләрен башлап йөргән фидакарь затларны – Роза Әхмәтҗанова, Риваль Идрисов, Фәрид Халиуллин, Равил Шәфигуллин белән Гакыйль Сәгыйровны рәхмәт сүзләре белән искә алды. Ул редакция белән тыгыз элемтәдә торучы татар җанлы укытучылар Гүзәл Сәмигуллина белән Нурия Хафиятулловага рәхмәтләрен юллады.
Димитровград мәгариф идарәсе башлыгы Анастасия Пуреськина шәһәрдәге белем бирү оешмалары арасында 22 нче мәктәпнең озак еллар дәвамында лаеклы урын биләве турында бәян итте. Мөнирә Мәүлет кызы җитәкчелек иткән педколлектив тырыш, дус-тату булуы белән аерылып тора, нәтиҗә буларак, укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын һәр елны уңышлы тапшыралар, диде ул. Ә мәктәп директоры Мөнирә Джумаева шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.
«Мәктәпне ачкан елны һәр класска уртача 7-8 укучы килде. Шуңа да карамастан, мәгариф идарәсе безгә каршы төшмәде, финанслау юлын тапты. Хәзер ул бездә параллель класслар да бар. Әгәр урын җитәрлек булса, 1 класска балаларны тагын да күбрәк алыр идек. Безгә укырга килергә теләүчеләр әлегә җитәрлек»,- диде мәктәп җитәкчесе.
Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова 22 нче мәктәп укучыларының барлык милли-мәдәни чараларда, олимпиадаларда актив катнашулары һәм һәрчак призлы урыннар алулары турында сокланып сөйләде. Бу мәктәп өлкәбездә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү буенча база мәктәп, заманча белем бирү мәйданчыгы булып исәпләнә, диде ул.
Мәктәпнең сәләтле укучылары, иҗат коллективлары бәйрәм программасын җыр-биюләр белән бизәделәр.
Тантана «Туган тел»не күмәкләшеп җырлау һәм Г.Тукай һәйкәле янына чәчәкләр куеп, истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз