news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта Әнвәр Латыйпов истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале булды

Димитровградта Әнвәр Латыйпов истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале булды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Димитровград шәһәреннән Мәрьям Хәйбуллованың «Уйнагыз, гармуннар!» дигән язмасы чыкты.

Безнең Димитровград шәһәрендә «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән иҗат фестивален үткәрү күркәм традициягә әверелде инде. Аны җирле татар милли-мәдәни автономиясе даими рәвештә оештыра.

Гармун - ул элеккедән килгән, әби-бабаларыбыз безгә рухи мирас итеп калдырган уен коралы. Туй мәҗлесләрендә, кичке уеннарда гармун моңына кушылып җырлап утырулар яшьләр өчен иң бәхетле вакыт иде, ә дәртле биюләр турында сөйләп торасы да юк.

«Радуга» мәдәният үзәгендә салмак кына музыка яңгырый. Биредә «Чишмә» клубы җитәкчесе Әнвәр Латыйпов истәлегенә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале оештырылды.

Бәйрәм программасын Гөлсирә Сафина бик оста алып барды. Ул Әнвәр Галләм улының озак еллар «Чишмә» клубына уңышлы җитәкчелек итүе турында тәфсилләп сөйләде.

Фестивальдә катнашучы гармунчылар үзләренең таланты белән тамашачыны тәмам таң калдырды. Балалар һәм яшүсмерләр - Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укучылары Кәрим Мухутдинов, Альберт Хусейнов һәм 17 нче мәктәп укучысы Марат Аталыков бик тырышып әзерләнеп килгәннәр иде.

Иске Исәнтимер, Мөси һәм Сабакай авылларының атаклы гармунчылары да осталыкларын күрсәтте. «Ак чәчәкләр» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова Әнвәр абыйның яшь һәм дәртле чагы, җирле колхозларга җитәкчелек иткән вакыты, татар җанлы, ярдәмчел шәхес булуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Оста гармунчы, сәнгать эшлеклесе, бөтен күзәнәкләре моң белән тулган Миләүшә Халитова тамаша залын шыгрым тутырып килгән халыкны «Су буенда учак яна» җырын җырлатты.

Милли бәйрәмдә 6 яшьлек балалар да, 84 яшьлек абый-апалар да милли киемнәрдән чыгыш ясады. «Ак әбиләр» фольклор ансамбле солисты Сания Мухутдинова үзенең яшьтәше Әнвәр Латыйпов истәлегенә багышлап язган шигырен укыды. Аннары бакыйлыкка күчкән шагыйрәбезнең «Күп балалы ана» дигән шигырен тыңладык. Мәңгелеккә киткән җырчыбыз Нурисә Әһлиулла кызының, «Чишмә» клубының якын дуслары – Мәләкәс шагыйре Равил абый Шәфигуллинның, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Халиуллинның авыр туфраклары җиңел, караңгы гүрләре якты булсын, Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәттә кылсын иде.

Бәйрәмнең ахырында шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Вәлиев традицион фестивальне оештыручыларга һәм иҗат бәйгесендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100