news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Димитровград мөселманнары Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чарага җыелды. Әлеге мәчет яңадан төзекләндерелеп, тулы көченә эшли башлаганга 30 ел булды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Димитровград шәһәренең Җәмигь мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын Ильяс хәзрәт Мөхетдинов башкара.

Өлкә Губернаторының бәйрәм кунакларына юллаган сәламен беренче урынбасары Александр Коробко җиткерде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Ильяс хәзрәткә Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасын тапшырды.

Аллаһы йортына капиталь ремонт ясауга зур өлеш кертүе Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән мәчеткә кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Бәйрәме Казан кунагы – автор-башкаручы Ильяс Халиков мәгънәле җырлары белән бизәде, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100