news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе вузга керергә җыена

Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе вузга керергә җыена
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Мәрьям Хәйбуллованың «Соңгы кыңгырау чыңы гомер буе онытылмый...» дигән мәкаләсе чыкты.

25 май көне. Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә салмак кына музыка яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы мәртәбә укытучылары янына җыелды.

Бүген - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Аларның йөзләрендә елмаю, аз гына моңсулык та сизелә. Шулай булырга тиеш инде, үсмер чаклары үткән мәктәп бусагасын атлап чыгып, олы тормыш юлына китәләр бит алар. Унбер ел буе һәркөн күрешкән дуслары, укытучылары белән саубуллашалар.

Тантаналы бәйрәм дәүләт гимны белән башланды. Бу вакытта барысы да горур рәвештә туп-туры басып тордылар. Линейканы мәктәп директоры, Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Мөнирә Джумаева матур котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Ул укытучыларга һәм әти-әниләргә бердәм булулары өчен рәхмәт белдерде, ә укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

Аннары сүз сыйныф җитәкчеләренә бирелде. Алар дулкынлану хисен яшерә алмыйча, укучыларга уңышлар теләделәр, мәктәпне онытмаска киңәш бирделәр. Әти-әниләр бу мәгариф учагында ныклы белем һәм тәрбия биргән, олы юлга әзерләгән өчен мәктәп коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Димитровград шәһәр Думасы депутаты Габдулхак Мурзаханов балаларны котлап, туган шәһәрне, белем биргән мәктәпне онытмаска, һөнәр үзләштереп, кире кайтырга киңәш итте. Шулай ук татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Вәлиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Шәһәребезнең мәгариф идарәсе белгече Резидә Мингалиева да изге теләкләрен ирештерде. Ә Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръән сүрәләрен укып балаларга хәерле юл теләде.

Соңгы кыңгырау бәйрәменең күркәм традициясе - мәктәп вальсы. Мәктәп һәм балачак турында җырлар, матур шигырьләр яңгырады. Чыгарылыш класслары алдында 1 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Аларның кайчандыр шундый ук кечкенә булып, беренче мәртәбә кулларына чәчәк бәйләме тотып, әниләре белән бергә мәктәпкә килүләре истә төште. Бу минутта балаларның йөзләрендә шатлык та, моңсулык та сизелде, кайберләренең күзләре дымланган иде. Баш очыннан аккан ак болытлар сыман бәхетле балачак очып узды. Ул һәркемнең күңел түрендә озак сакланачак.

Менә соңгы кыңгырауны чыңлату вакыты да җитте. Кыңгырауны 1Б класс укучысы Сәмирә Шәйхетдинова һәм мәктәпнең иң актив, булдыклы укучысы Руслан Бондаренко чыңлаттылар. Аннары 11 класс укучылары Г.Тукай һәйкәле янына чәчәкләр куйды.

Чыгарылыш класслар укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да өлгерделәр инде. Алар чыгарылыш кичәсенә мәктәп формасыннан түгел, ә купшы киемнәрдән килгәннәр, кызларның чәчләрендә ак бантлар да күренми инде. Егетләр һәм кызлар укытучылары белән соңгы тапкыр күрешеп киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Күбесе югары уку йортына керергә ниятли, кайберләре әти-әниләренә ярдәм итү максаты белән эшкә урнашып, читтән торып укырга тели.

Без өлкән яшьтә булсак та, кабатланмас мәктәп елларын, укытучыларны күңел түрләребездә саклыйбыз. Соңгы кыңгырау бәйрәменең дулкынландыргыч мизгелләре беркайчан да онытылмый.

Кадерле укучылар! Олы тормышның сикәлтәле юлларында авырлыклар очраса, югалып калмаска, алга барырга тырышыгыз, бәхетле булыгыз. Аллаһы Тәгалә һәркайсыгызга зур уңышларга ирешергә насыйп итсен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100