news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровградның Җәмигъ мәчетендә Көнчыгыш мөхтәсибәте имамнары өчен курслар узды

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Көнчыгыш мөхтәсибәте имамнары өчен квалификацияне күтәрү курслары узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.

Муллалар өч көн дәвамында динебезгә, җәмгыятькә хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләрен өйрәнделәр. Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елда имзаланган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу турында 809нчы указына аеруча зур игътибар бирелде.

«Экспертлар ачыклавынча, дәүләт сәясәте юнәлешләре Исламның «Мәкәсыд әш-Шәриа» дип аталган концепциясенә туры килә. Әлеге концепция буенча Ислам дине динне-иманны, гомерне, акылны, буыннарның дәвам итүен һәм мөлкәтне саклау турында кайгыртучанлык күрсәтергә чакыра», - дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Курслар дингә хезмәт итүнең сыйфатын арттырырга һәм имамнарның профессиональ осталыгын ныгытырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot