news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград татарлары «Нур» татар халык театры коллективы эшчәнлеген югары бәяли

Димитровград татарлары «Нур» татар халык театры коллективы эшчәнлеген югары бәяли
https://emet73.ru/

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Димитровград шәһәреннән Гөлсинә Ханәфинең «Яшәсен «Нур» театры!» дигән язмасы чыкты.

28 январьда, Димитровград шәһәребезнең «Восход» мәдәният сарае сәхнәсендә Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты канаты астында эшләп килүче «Нур» татар халык театры коллективы драматург Данил Салиховның «Язмыш» спектаклен күрсәтте.

Театрның режиссеры - Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Зайдулла кызы Мифтахова.

Әфган сугышыннан сукыраеп кайткан Нәсим исемле хәрби, майор званиесендәге баш геройның язмышы, спектакльнең башыннан алып ахырына кадәр, тамашачыны тирән дулкынландырып, герой белән бергә, аның кичерешләрен бүлешергә мәҗбүр итте. Кызына карата җылы мөнәсәбәте тамашачының күңеленә дә җылылык, яктылык кертте.

Тамаша бер сулышта үтеп киткән сыман тоелды. Артистларның һәрберсе үз ролен профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Коллективның җайга салынып эшләнелгән, шәһәребездә беренче тапкыр күрсәтелгән бу спектакль беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Күренешләр алышынган саен, көчле алкышлар яңгырап торды. Драма тәмамланганнан соң да, тамашачы кайтып китәргә ашыкмады. Чөнки, алар тамашачы кебек түгел, ә үзләрен сәхнәдә булган күренештә катнашучылар кебек тоеп утырып, спектакльнең тәмамлануын сизмичә дә калганнар иде. Җырланган җырларга кушылучылар да булды.

Спектакльне карарга килүчеләр арасында күп еллар шәһәребезнең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе вазыйфасын башкарган Сәвия Халик кызы Аблязова да бар иде. Ул менә шундый фикере белән бүлеште:

«Беләсең бит инде, мин – театр яратучы. Үткән елның октябрь аенда гына Мәскәү шәһәренә балаларыбызга кунакка барып, гаиләбез белән «Граф Орлов» мюзиклын күреп кайткан идек. Ә күптән түгел генә, январь аенда Самара шәһәренең драма театрында булдык. Профессионаллар белән чагыштыру мөмкинлеге булуга карамастан, «Нур» театры коллективының уйнавы «превзошли все мои ожидания». Алар уйнамадылар да кебек, ә һәрберсе үз ролендә яшәде сыман! Җәмилә ханым алдында башымны иям һәм меңләгән рәхмәтемне юллыйм, артистларның һәрберсенә зур рәхмәт!» - дип бәя бирде ул. Минем якыннарым арасында: «Тагын килә калсалар, безгә дә белгерт!» - дигән сүзләр коллективка карата туган зур хөрмәт күрсәтү һәм бермәлдә аларны үз итү була бит инде.

Әйтеп үткәнемчә, шәһәребездә сәнгать сөюче тамашачының «Нур» театры белән беренче тапкыр танышуы – әлегә зур бүләк булды.

Барлык тамашачылар исеменнән һәм үз исемемнән иң зур рәхмәтләребезне юллап, Җәмилә Мифтаховага, театр коллективына тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Киләчәктә дә шундый матур очрашуларны көтеп калабыз! Яшәсен театр!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100