Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Димитровград татар мәктәбе 15 еллык юбилеен билгеләп үтте
Мәктәпнең яхшы даны бөтен татар дөньясына таралган.
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Узган атна ахырында Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә бәйрәм узды. Тантана милли мәгариф учагының 15 еллык юбилеена багышланган иде. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.
Мәктәп директоры Мөнирә Джумаева белем бирү оешмасының казанышлары хакында сөйләде. Унбиш ел буе бары тик үсеш юлыннан баручы мәгариф учагының эш нәтиҗәләре сокланырлык та, горурланырлык та, күпләргә үрнәк тә булырлык.
Балалар төрле олимпиадаларда катнашып җиңү яулый, Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып вузларга керәләр. Шуңа күрә яхшы даны бөтен татар дөньясына таралган мәктәпнең халык арасында абруй-дәрәҗәсе бик тә югары. Беренче сыйныфка ел саен утыздан артык бала килүе шул хакта ачык сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз