Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар
Авыр халәттә булуына да карамастан, ул очрашуларга йөрде, әдәби кичәләрдә катнашты.
(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә танылган язучы, рәссам, Халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. «Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хислэр кала өстәлеп…» дип аталган кичәдә шагыйрь сүзләренә язылган жырлар яңгырады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аның исеме татар әдәбиятын сөючеләргә яхшы таныш. Ул 14 яшендә уңышсыз операциядән соң, урын өстендә кала, аяк-куллары хәрәкәтләнми. Лэкин язмыш сынавы алдында баш имичә, авызына теш арасына карандаш кыстырып шигырьләр яза башлый. Соңрак ул шул хәлдә рәсемнәр дә ясый башлый.
Хәзерге вакытта аның утызга якын эше саклана. Гомер дәверендә Гакыйль Сәгыйровның Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендә унга якын китабы чыкты. 1974 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгьза итеп кабул ителгән шагыйрь, узенең шундый авыр халәттә булуына да карамастан, һәр төрле очрашуларга йөри, әдәби кичәләрдә катнаша иде.
Быелгы кичәдә чыгыш ясаучылар да аның тормышны һәм кешеләрне яратуын билгеләп үттеләр, шигырьләрен укыдылар. Бу көнне мәдәният йорты фойесында Гакыйль аганың шәхси әйберләреннән торган күргәзмә дә оештырылды. Анда аның уникаль кульязмалары, рәсемнәре, теш арасына кыстырып язган карандашы да куелган иде.
Оештыручылар Гакыйль аганы соңгы көненә кадәр тәрбияләп торган энесе Наил абый Сәгыйровка, аның хатыны Халидә апага рәхмәт сүзләрен әйтеп бүләкләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз