news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәһәренә көрәшчеләр җыелды

Анда илебезнең 12 төбәгеннән йөздән артык көрәшче катнашты.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә илебезнең 12 төбәгеннән йөздән артык көрәшче катнашты.Унсигезенче тапкыр узучы әлеге бәйге кайчандыр шәһәр кысаларында гына үтә иде, 2003 нче елдан ул Ульяновск өлкәсе күләмендә уза башлады, хәзер ул Бөтенроссия статусы алды.

Бүген ул төбәк спорт министрлыгынын календарь планына да кертелгән. Әлеге турнирда катнашып, призлы урыннар алган көрәшчеләр бүген ил күләмендә танылган спорт осталары. 

Әлеге көрәш турнирын оештыручыларның берсе -Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Фәнис Җаббаров белдергәнчә, көрәшкә яшьләрнең игътибары арта. Ел саен төбәкләрдән килүче командалар яшәрә, егетләр көрәшкә тартыла, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100