news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәһәренең Тукай исемендәге мәктәбендә «Гакыйль Сәгыйров укулары» булды

Димитровград шәһәренең Тукай исемендәге мәктәбендә «Гакыйль Сәгыйров укулары» булды
https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Гакыйль Сәгыйров иҗаты безнең күңелләрдә» дигән язмасы чыкты.

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе базасында дүртенче төбәкара «Гакыйль Сәгыйров укулары» узды.

Танылган якташыбызга багышланган фәнни-гамәли конференцияне Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе данлыклы татар мәктәбе коллективы белән берлектә оештырдылар.

Урамда ямьле җәй хөкем сөрә. Кояш җылы нурларын сибеп, табигать кочагына чакырып торуына да карамастан, легендар шагыйрь һәм рәссам, халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган чара киң күләмдә узды. Оештыручылар да, балалар һәм укытучылар да бәйгегә ныклап әзерләнгән иде.

«Хәзер инде традициягә кергән төбәкара конференциягә февраль аенда ук старт бирелгән иде. Фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр өч юнәлештә – «Гакыйль Сәгыйров шигырьләрен сәнгатьле сөйләү», «Гакыйль Сәгыйров тормышын өйрәнү» һәм «Минем төбәгемнең күренекле шәхесләре» дип исемләнгән темалар буенча кабул ителде. Үзләренең осталыкларын, белемнәрен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Кыска гына вакыт эчендә йөздән артык укучыдан заявка килде. Чараның географиясе дә киңәя. Министрлык карары белән быел конференциягә төбәкара чара статусы бирелде», - диде өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова.

Чынлап та, юл ерак дип тормаганнар, бәйгенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясау өчен Мордовия, Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Буа, Апас, Чүпрәле, Нурлат, Әлки районнарыннан, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән укучылар һәм аларның остазлары килгән иде.

Мәктәптә көне буе ялкынлы чыгышлар, әдәби сөйләм, татарча җырлар яңгырап торды. Балалар Гакыйль Сәгыйров шигырьләрен аһәңле һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шулай ук мәшһүр якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бай эчтәлекле презентацияләр тәкъдим ителде. Кунаклар арасында үз якташлары турында горурланып сөйләүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Саратов татар мәктәбе укучысы Камилә Мухамедова конференциядә катнашучыларны дөньякүләм танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гаделша Бикташевның тормыш юлы белән таныштырды.

Мәртәбәле жюри – өлкәбезнең танылган ана теле укытучылары һәм җирле язучылар һәр чыгышны зур игътибар белән күзәтеп, балаларның иҗади осталыгына югары бәя бирделәр. Татарстанның Апас районыннан Зилә Сафиуллина белән Зилә Садыйкова шигырьләрне искиткеч оста, матур, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Ә инде Гакыйль аганың тормыш юлын якташлары – Димитровград шәһәреннән Айдан Мирзахалов, Динар Хайбуллов, Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбеннән Алисә Ягудинадан да әйбәтрәк белүче юк, билгеле.

Конференциядә татарның сынмас рухлы улы Гакыйль Сәгыйровның туганнары, дуслары, фикердәшләре дә катнашты.

Әлеге чараны оештыручылар, анда катнашучылар һәм кунаклар бәйгенең йомгаклау өлешен югары дәрәҗәдә уздырган өчен 22 нче мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре юлладылар.

«Танылган якташыбызга багышланган конференциянең нәкъ менә бездә уздырылуы бер дә очраклы түгел. Гакыйль абый озак еллар мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә торды. Әдәби кичәләргә һич тә авырсынмыйча килә һәм төпле киңәшләрен бирә иде.

Сөенми мөмкин түгел, бәйгедә катнашучы төрле яшьтәге укучылар үзләренең укытучылары ярдәмендә Гакыйль Сәгыйров иҗатын тирәнтен өйрәнүләрен күрсәттеләр һәм аның батырлыкка тиң тормыш юлына соклануларын белдерделәр. Иҗади бәйгебез дәвамлы булсын иде», - ди Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.

Бәйгегә күңел биреп, тырышып әзерләнгән һәм ялкынлы чыгыш ясаган һәр укучы җиңүче исеменә лаек. Аларга оештыру комитеты исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100