news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәһәрендә «Умырзая» балалар фестиваль-конкурсы узды

Димитровград шәһәрендә «Умырзая» балалар фестиваль-конкурсы узды
Фото: Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22нче мәктәбендә татар халык иҗатының «Умырзая» дип исемләнгән балалар фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Иҗат бәйгесе - фестиваль-конкурс Димитровград шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде. Конкурста катнашучы малайлар һәм кызларның иҗади осталыгын мәртәбәле жюри – 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кочнева, шәһәр Думасы депутаты Земфира Вазыхова һәм шәһәр татар автономиясе рәисе урынбасары Ривкат Хафиятов бәяләде. Танылган сәхнә остасы Фәния Халиуллова истәлегенә үткәрелгән фестиваль-конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

«Безнең шәһәребездә татар җыр-моңнарына, милли биюләребезгә гашыйк булып үсүче балалар бик күп. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар «Вокал жанры», «Нәфис сүз», «Татар милли биюе» номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ә фестивалебез ел саен татар телен һәм милли мәдәниятебезне саклап калып үстерү, үз мәдәниятебезгә һәм башка халыклар культурасына толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында уздырыла»,- ди 22нче мәктәп директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100