news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитровград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында татар теле буенча конкурс узды

Димитровградта Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәп базасында «Татар телен белүчеләр» шәһәр конкурсы узды. 

Укучылар командаларга берләште һәм төрле ярышларда үз көчләрен сынап карады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс «Сәламләү», «Сорауларга җавап бирү», «Татар җыры» яки «Татар телендә шигырьләр», «Татар халык ашлары» һ.б. кебек биш минутлык раундаларда узды, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot