news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан Кубогы» узды

7 апрельдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан Кубогы» узды. Турнирны сәламләү сүзе һәм дога белән Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс Мөхетдинов ачып җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.

Ярышлар кысаларында Димитровград спортчылары көрәш осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Борец» спорт клубы белән берлектә оештырылды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Турнирда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 60 тан артык бала катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100