news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диләрә Якубова: Балаларга татар телен яратучы, аны укыта белүче остазлар кирәк

Диләрә Якубова: Балаларга татар телен яратучы, аны укыта белүче остазлар кирәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинарының төп кыйммәтләрен әйтте.

Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында шушы иҗади бәйгенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын һәм үз фәннәрен татар телендә укыткан педагогларны берләштерүен билгеләп узды.

«Укытучылар үзара танышалар, яңа элемтәләр булдыралар, яңа белемнәр туплыйлар. Семинарга әзерләнгәндә, яңа заманча технологияләр белән танышалар. Бер-берсеннән өйрәнәләр, ясалма фәһем куллану ысулларын да үзләштерәләр. Сәләтле балалар белән эшләп алалар. Илһамланып, яңа күнекмәләрне үз мәктәпләренә кайтып кулланалар. Укыту дәрәҗәсе тагын да күтәрелә. Балаларга татар телен яратучы, укыта белүче остазлар кирәк», –диде Диләрә Якубова.

Аның сүзләренчә, семинарның төп идеясе – татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теле дәрәҗәсен күтәрү. «Балаларда туган теленә карата тирән ихтирам хисе тәрбияләнсен иде. Бу семинарны, татар яшьләре яратып туган телендә сөйләшсен дигән ният белән оештырабыз», – дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot