news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диләрә Тумашеваның кызы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлашу вакыты билгеле

Диләрә Тумашеваның кызы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлашу вакыты билгеле
Миләүшә Хәбетдинова

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова вафат булды. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның апасы.

«Ләйсән Равилевна белән хушлашу чарасы иртәгә Казан федераль университетының физика институты (физфак) бинасында 10.00 сәгатьтә була», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Фәнүзә Тарасова.

  • 31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән ике бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры – 68 яшьлек Ләйсән Абдулхакова һәлак. Ул Казаннан ял итәргә килгән. Шулай ук алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ике шофер да тикшерү узган һәм аек булган, дип язды «Комсомольская правда».
news_right_1
news_right_2
news_bot