news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диләрә Дамар: Быел халыклар дуслыгы парады Казан Кремле территориясендә узачак

«Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале кысаларында Халыклар дуслыгы парады быел Казан Кремле территориясендә узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе каршындагы Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Дамар сөйләде.

«Халыклар дуслыгы парады милли-мәдәни автономия активистларын, яшьләрне үзенә җыя. Дуслык парады – ул мәдәниятләрнең ачык диалогы, милләтләр сакланышы, милләтара татулык өчен җан аткан яшьләрнең актив позициясе», – диде Диләрә Дамар.

Парадны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, ТРда яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе оештыра. «Барыбыз бергә мөһим проектны гамәлгә ашырабыз. Без милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданнар җәмгыяте институтын формалаштырабыз», – диде спикер.

Ул ел саен парадның чит ил студентлары катнашында узуын искәртте. «Республика вузларыннан якын һәм ерак чит илләрдән төрле милләт студентлары катнашачак. Мәскәүдән дә студентлар килергә җыена. Дәүләт Советыннан, Дәүләт Думасыннан кунаклар көтелә», – диде Диләрә Дамар.

Парад Спас манарасыннан старт ала, Кол Шәриф аша барып, аннары кире борылып, Кремльнең Гавами урыннар территориясенә киләчәкләр.

Быел парад «Безнең көч – берлектә» девизы белән узачак. Беренче тапкыр ул «Халыклар дуслыгы – Россия байлыгы» девизы астында 2017 елда үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot