Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диләрә Ваһапова: «Дима Билан, син - чын артист, диде”
“Голос” – абсолют гадел проект, дип саный җырчы
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Мураками” төркеме вокалчысы Диләрә Ваһапова “Голос” проектында катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Журналистлар белән очрашуда шулай ук коллективның вокалчысы Карина Кильдеева һәм төркем менеджеры Иннокентий Минеев катнашты.
Карина Кильдеева туганына, шаярып кына, “Голос” проектында катнашырга тәкъдим иткән. Диләрә Ваһапова тәкъдимне җитди кабул итмәгән. Нәтиҗәдә, Карина үз исеменнән, төркем менеджеры исә Диләрә Ваһапова өчен заявка биргән. Беренче итеп Каринага шалтыратып, аны тыңлап карарга чакырганнар.
“Диләрә белән мине төрле көннәрдә тыңлап карадылар. Нәтиҗәдә, мин төп составка узмадым, әмма Диләрәнең төп составка узуына куандым", - дип сөйли Карина.
“Беренче канал”да татар телендә җырлау – зур әрсезлек. Мин кая барганымны һәм үзем генә түгел, ә “Мураками” төркеменең минем белән булуын белдем. “Мин солдат” җырын сайладым, ул миңа якын", - ди Диләрә проектта катнашуы турында . Аның сүзләренә караганда, “Голос” – абсолют гадел проект, анда катнашучылар чын күңелдән чыгыш ясый. “Бу проектны күпсанлы кешеләр гамәлгә куя. Аларның һәрберсе анда күңеленең бер өлешен сала, бу сизелә. Барлык вазыйфалар да төгәл билгеләнгән һәм һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Андый кешеләр белән эшләү күңелле иде”, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән җырчы.
Ә Дима Билан – кызыклы кеше, аралашу өчен ачык, тыңлый һәм ишетә белә, диде ул. “Дима репетиция дәвамында минем адреска бер начар сүз һәм тәнкыйть, төзәтмәләр белдермәде. Начаррак җырларга иде”, - диде Диләрә Ваһапова шаярып.
“Голос” проектында Татарстаннан катнашучылар күп булуы ничек аңлатыла, дип кызыксынуга, җырчы, бу - “Созвездие - Йолдызлык” фестивале хезмәте, Татарстанның зур байлыгы, хәзер без “Йолдызлык” үстергән җимешләрне татыйбыз. Әле бу башы гына, безне зуррак уңышлар көтә. Безнең кечкенә йолдызчыклар, яңа үрләр яуласын өчен, мин ярдәм күрсәтәчәкмен”, - дип вәгъдәләде җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз