news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә ябыгу өчен киңәшләр биргән

Белгечләр 18.00 сәгатьтән соң ашамаска һәм рационга аксымга бай ризыклар өстәргә киңәш итә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә ничек ябыгырга мөмкин булуын сөйләде. Киңәшләр Food.news порталында чыкты.

«Аксымга бай ризыклар – кош ите, балык ашарга кирәк. Альтернатива сыйфатында тофу, борчак, фасоль, нут, чиа орлыгы, чикләвек, тозсыз арахис һәм кабак орлыгы кулланырга мөмкин. Моннан тыш, чикләнгән вакыт булганда, өзек туклану режимы ярдәм итәчәк. Мисал өчен, 18.00 сәгатьтән соң ашамаска кирәк», - ди табиблар.

Альтернатива өчен диетологлар атнага өч тапкыр тәүлеклек 25 процент калорияле ризык ашарга, ә калган көннәрдә гадәти режимда тукланырга тәкъдим итә.

Белгечләр шулай ук стресстан качарга киңәш итә, чөнки алар аппетит уята. Йокы режимын нормальләштерү дә авырлыкны киметүгә ярдәм итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100