Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диетолог үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләрнең симерү сәбәпләрен әйтте
Өйдәгеләр белән даими аралашу стресс китереп чыгара, шуның аркасында авырлык җыюга ярдәм итә торган гормон эшләнә.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләрнең симерүенең төп сәбәбе — стресс. «Вечерняя Москва» эфирында Россия Табигый фәннәр академиясенең медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков шундый фикер белдерде.
Аның сүзләренчә, кешенең өйдәгеләр белән бер бүлмәле фатирда булуын кешеләр күп булган «төрмә» белән чагыштырырга мөмкин.
«Гадәти тормышта алар өйләренә кич белән кайтырга, тиз генә ашарга һәм йокларга ятарга күнеккән. Даими аралашу ихтыяҗы стресс тудыра, ә стресс — кортизол гормоны. Ул бик тиз авырлык җыюга ярдәм итә», — дип сөйләде Ковальков.
Ул гадәти вазгыятьтә кеше көн саен 150 грамм май тукымасы булдыра, стресс хәлендә исә аны 250 граммнан 300 граммга кадәр җыя ала, дип аңлата.
Диетолог фикеренчә, артык авырлыкны булдырмас өчен шикәр, бәрәңге, шомартылган ак дөге, ак икмәк, сок һәм балны рационыннан төшереп калдырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз