news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диетолог югары кан басымыннан интегүчеләр өчен файдалы сырларны атады

Сара Шенкер моцареллага һәм ак сырларга игътибар итәргә киңәш итә.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Югары кан басымы (гипертония) булганда моцарелла ашау файдалы. Америка диетологы Сара Шенкер шул турыда сөйләгән. Бу хакта Express басмасына сылтама белән “Известия” яза.

Сырларда кальций һәм башка файдалы микроэлементлар күләме зур, диде табиб. Күп кенә гипертониклар бу ризыкта тоз күп булу сәбәпле, аннан баш тарта. Әмма моцарелла куллану моны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу сырда тоз да, майлар  да аз.

“Әгәр сездә холестерин һәм кан басымы югары булса, майлы ризыкларны чикләргә кирәк”, - диде Сара Шенкер.

Шулай ук табиб эремчеккә һәм ак сырларга – кәҗә сөтеннән ясалган сырга һәм тофуга да игътибар итәргә куша. Бу ризыклар организмны кальций белән баета.

news_right_1
news_right_2
news_bot