Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диетолог ябыгырга ярдәм итә торган продуктларны атады
Грейпфрут инсулин дәрәҗәсен нормальләштерергә һәм иммунитетны ныгытырга сәләтле, диде белгеч.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»).Табиб-диетолог Ирина Торопыгина E1.ru порталында ябыгырга ярдәм итә торган азык-төлек турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч рационны җиләк-җимеш, шул исәптән, аш кайнатуны яхшыртучы һәм организмны майлы тукыма белән каплануны киметүче бромелайн ферменты булган ананас белән төрлеләндерергә киңәш итә.
Грейпфрут инсулин дәрәҗәсен нормальләштерергә һәм иммунитетны ныгытырга сәләтле, дип билгеләп үтте Торопыгина. Ул җиләк-җимешне пленкадан чистартмаска киңәш итте, чөнки анда метаболизмны тизләтә торган һәм үт кудыру эффекты булган нарингин бар.
Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, авырлыкны киметүдә кайбер тәмләткечләр дә ярдәм итә. Имбирь, мәсәлән, ашкайнату процессын яхшыртучы ферментлар эшләүгә стимул бирә, дип сөйләде ул.
Торопыгина искәрткәнчә, санап үтелгән продуктларның файдалы үзлекләренә карамастан, аларны азыкта уртача порцияләр белән кулланырга һәм калорияне көнлек нормасыннан арттырмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз