news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог томат согының кан басымыннан интегүчеләргә зыянлы булуы турында кисәтте

Кагыйдә буларак, томат согында тоз бар, ул кан басымын күтәрергә мөмкин.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Томат суы файдалы продукт булып санала, ләкин кайбер кешеләр өчен ул зыянлы. Бу хакта НСН эфирында табиб-диетолог, башкала клиникаларының берсенә нигез салучы Лидия Ионова сөйләде.

Кагыйдә буларак, томат согында тоз бар, ул кан басымын күтәрергә мөмкин. Шул ук вакытта җитештерүчеләр һәрвакытта да тоз салынганлыгын күрсәтмиләр, дип аңлатты белгеч.

«Шуңа күрә гипертония авырулары булган кешеләргә гомумән томат суын даими кулланырга киңәш ителми. Аны томат пастасыннан тоз өстәмичә ясарга кирәк», - дип киңәш итте ул.

Томат суы ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләргә дә зыянлы. Мондый хәлдә бу эчемлекне генә түгел, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләр һәм, күп кенә башка продуктларны кулланырга ярамый.

Калганнар өчен томат согы файдалы булачак, чөнки анда булган антиоксидант ликопин онкологик авырулар үсешенә комачаулый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100