news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара торган эчемлекне атады

Кофены дөрес кулланмау организмда тимер дефицитына китерергә мөмкин. Диетолог Роксана Баккер сүзләренчә, ул тән тиресе агару, хәлсезлек, йокы килү, тын кысылу һәм баш әйләнүдә чагыла. Мондый халәт организмның эритроцитларны җитәрлек эшләп чыгармауга китерә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Кофены төшке яки иртәнге аш ашаганда эчсәң, тимер кытлыгын көчәйтергә мөмкин.

«Кофеда полифенол (хлороген кислотасы) бар, ул организмда тимер үзләштерелүне блоклый», - дип китерә Баккер сүзләрен Express басмасы.

Моны тикшеренүләр раслый. Галимнәр ачыклаганча, ашаганда кофе эчкән кешеләрдә тимернең үзләштерелү 90 проценттан 40 процентка кадәр кимегән.

«Бу микроэлементның дефицитын булдырмау өчен, кофены ашаганнан соң 30 минут яки күбрәк вакыт узгач эчәргә кирәк», - дип киңәш итә Баккер. Шулай ук кофены ач карынга эчәргә дә ярамый. Әгәр бу эчемлекне ашаганчы бер сәгать алдан эчсәгез дә, тимер шулай ук начар үзләштерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100