news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диетолог чөгендернең кемгә зыянлы булуын әйтте

Диетолог чөгендернең кемгә зыянлы булуын әйтте
Фото: stroylandiya.ru

Чөгендер бөтен кешегә дә файдалы түгел, дип раслый диетолог Наталья Павлюк. Аның сүзләренчә, бу яшелчәне бик сак кулланырга кирәк, чөнки кешедә индивидуаль аллергик реакцияләр булырга мөмкин. Мондый хәл бик сирәк күзәтелсә дә, бу факторларны һич кенә дә кире кагарга ярамый. Моннан тыш, чөгендер ашаганда эчәклектә дискомфорт барлыкка килергә мөмкин.

«Чөгендер кулланганнан соң күпләрнең корсагы күбә, чөнки ул азык җепселләренә бай. Кайбер кешеләрдә микрофлорага кискен йогынты ясый һәм әчү процессы башлана», - дип кисәтте Павлюк «Радио 1» белән әңгәмәсендә.

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк, чөнки татлы тамырның гликемик индексы югары.

news_right_1
news_right_2
news_bot