Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диетолог: Кичке алтыдан соң ашау зарарлы дигән сүз - миф
Кичке алтыдан соң ашау тазарырга мөмкин дигән ышану миф булып тора. Диетолог-нутрициолог Роман Пристанский «Радио-1» белән әңгәмәдә шундый фикере белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, организм төнлә күзәнәкләрне торгызу, гормоннар синтезы һәм тукымаларны «ремонтлау» белән шөгыльләнә, ә бу процесслар өчен энергия кирәк.
«Ни өчендер «18:00» саны тылсымлы булып тоела. Ләкин санасак, бу стратегиянең җитди минусы бар. Без 00:00 дә ятабыз – бу 6-7 сәгать ризыксыз дигән сүз, ягъни 12-14 сәгать ачлык килеп чыга. Якты көннең яртысын гомумән берни ашамыйча торып карагыз. Гади кеше өчен моның мәгънәсе юк», - ди Пристанский.
Диетолог шулай ук ашау арасындагы озак вакытлы тәнәфесләр шикәр күләме сикерүгә һәм мускул массасы югалуга китерә, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз